русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

15.01.2004

«Чыңгызхан» төркеме коръән укытты.

9 гыйнвар көнне Уфадагы Заманча сәнгать музеенда бик кызыклы чара булып үтте. Әлеге музейны Башкортстанда гына түгел, ә башка төбәкләрдә дә киң билгеле «Чыңгыз хан» татар рәссамнары иҗат берләшмәсе ике ел элек үз көче белән оештырган иде. Шушы иҗат төркемен туксанынчы еллар башында төзегән, бүгенге көндә мәрхүм татар рәссамы Наил Лотфуллин истәлегенә ачылган бу музей хәзер күп рәссамнарның очрашып фикер алышу урынына, үзенчә бер клубка да әверелде. Менә шушы музейда бүген Коръән укыттылар. Музей эшчәнлегенә уңышлар теләп, «Чыңгыз хан» төркемен оештыручы Наил Лотфуллин рухына дога кылганнан соң, бирегә килгән баш мөфти Тәлгать Таҗетдин Коръән укыды.

Соңыннан «Чыңгыз хан» рәссамнары эшләреннән күргәзмә ачу тантанасы булып үтте. Анда бу төркем әгъзасы, бүгенге көндә Франциянең Онфлер шәһәрендә яшәп иҗат итүче, әле Уфага ялга кайткан талантлы рәссам Рәсих Әхмәтвәлиев та катнашты.

Фәнис Фәтхи,
«Азатлык» радиосы

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.