русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

14.01.2004

Ике яңа мәчет кирәк.

Свердловск өлкәсенең Красноуфим районының Рәхмәнкол һәм Татар Яман Елгасы авыллары гына яңа мәчетсез кала. Аларда да махсус намаз йортлары бар, әмма манаралары юк. Тик киләчәктә яңасын да салырбыз әле дип ышандыра Екатеринбург шәһәренең "Рахман" мәчете вәкиле Ахун хәзрәт Гафуров.

Аның сүзләренә караганда, Красноуфим районында 27 татар авылы бар. 25 ендә "чын" зур мәчет эшли. Казанга Диния нәзарәтенә кунакка килгән Ахун хәзрәт беренче чиратта мөселманнар арасында таркаулык булуга зарлана. "Сездә мөселманнар бергә. Ә безнең өлкәдә ике мөфтияткә бүленеп эшлиләр. Шуңа күрә үзара аңлашмаучанлыклар бар. Бер-беребезгә ваһһабчы ярлыгын тагабыз", - ди ул.

Өлкәдә 280 мең татар яши, дип санала. Өлкә үзәгендә өч мәчет эшли. "Шулай ук телевидениедә мөмкинлек булганда мөселман тапшыруы чыгып килде, тик ябылды. "Минем илем" исемле тапшыру да бар иде.Ул да ябык. Менә яңадан чыга дип сөйлиләр", - ди ул.

Ә Красноуфим районында да эшмәкәрләр татарча газета чыгара икән. Шулай ук район үзәгендә мәчет янында ачылган татар кафесы да халыкка хезмәт күрсәтә.

Гамил Гыйбадуллин

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.