русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

12.01.2004

Тәмәке наркотикка тиңләнә.

Россия Ислам университеты мөгаллиме Руслан Таһиров тәмәке тартуны наркотикка бәйлелек белән тәңгәлләштерде. "Тәмәке тарту - наркотикка бәйлелекнең бер формасы", - дип белдерә ул.

"Әйе, болай әйтү бәлки кырысрактыр. Тик без әйберләрне үз исеме белән әйтергә тиеш. Әгәр сез тәмәке тартуны ташлый алмыйсыз икән, никотиннан башка яши алмыйсыз икән, димәк, сез ихтыяр көче сынган кеше. Әгәр сез тәмәке тартып тынычланасыз икән, димәк, сезгә никотин, наркотик дозасы кирәк. Әгәр дә инде, тәмәке тарту сезгә имидж бирә, дип санасагыз, ялгышасыз. Авызыннан сасы ис килеп торучы кеше тирә-юньдә нишләп яхшы тәэсир калдырсын", - дип саный Руслан Таһиров.

Amil NUR

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.