русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Дүшәмбе көнне беренче төркем хаҗилар юлга чыга.

10.01.2004

Дүшәмбе, 12 январьда, 29 кешедән торган беренче төркем, шул исәптә табиб, ике автобус йөртүче һәм хаҗиларны озата баручы – «Тәүбә» мәчете (Яр Чаллы) имам-хатыйбы – Абдулмалик Ибрахим, Русия Ислам университеты яныннан Хаҗ сәфәренә автобус белән юлга кузгалачак. Бу сәфәр өчен «Идел-Хаҗ» бүлеге 43 урынлы һәм бөтендөнья стандартларына туры килә торган «Мерседес-бенц» автобусы әзерләгән.

Автобус Русия(соңгы тукталыш Әстрәхән каласында)-Әзербайҗан-Иран-Төркия-Сүрия-Иордания-Сәгуд Гәрапстаны юлы белән барачак. Джиддага кадәр юл тукталышлар белән 8-9 тәүлек һәм якынча 5 500 км. тәшкил итәчәк.

Бу елда хаҗилар өчен бертөрле киемне 42-нче номерлы лицей һәм «Резеда» модалар ательесы текте. Материалны «Чайковские ткани» (Пермь өлкәсе) Сәүдә йорты китерде.

Дүшәмбе безнең сайтта юлга чыгу урыныннан фоторепортаж карый аласыз.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.