русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Буа шәкертләре каникулда да тик ятмый.

10.01.2004

Буа урта мәдрәсәсе шәкертләре кышкы каникул вакытларында балаларга белем бирү максатыннан Апас, Буа, Чүпрәле районы һәм Ульян өлкәсе авылларына таралыштылар. Мәдрәсәнең ректоры Әнсар хәзрәт Мөлеков: "Аеруча Апас районының Түбән Барыш, Күккүз авылларында тырышып эшлиләр", - ди.

Әлфәс хәзрәт Буа шәһәрендә бүген ике урта мәдрәсә эшләвен искәртә. Кызлар өчен дә махсус мәдрәсә ачылган. Анда булачак хуҗабикәләргә тегүчелек һөнәре дә бирелә. Ә менә егетләр мәдрәсәсендә исә шофер белгечлеге бирелә. Шулай ук шәһәрдә бүген 5 мәчет эшли. Әлбәттә алар каршында да башлангыч дини белем бирәләр.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.