русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

08.01.2004

Путин мөфтине хөрмәтли.

Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллинның шәһәребездә имам-хатыйб булып эшли башлавына үткән көзне 20 ел тулды. Быел ул инде үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена.

Шушы егерме ел эчендә аның җитәкчелегендә динебезне яңадан торгызу, җәмгыятьтә яхшы, иманлы, дини кешеләр тәрбияләү буенча зур эшләр башкарылган.

Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы нигезендә мөфти, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе Вагыйз Яруллинны рухи мәдәниятне үстерүдә һәм халыклар арасында дуслыкны ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен Дуслык ордены белән бүләкләгән.

Шушы уңайдан Вагыйз хәзрәтне тәбрикләп Самара өлкәсе губернаторы Константин Титов та котлау телеграммасы җибәргән.

Рәфгать Әһлиуллин
Intertat.ru

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.