русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Стокгольмдагы Мөхәммәт бабай мөфтине кочаклаган

19.08.2002

           Балтыйк буе илләрендә "Бөек Идел юлы" конференциясендә катнашкан Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый үзенең фикерләре белән уртаклашты.
           "Без районнарда, авылларда эшлибез. Әмма менә чит төбәкләрдә, аеруча ерак чит илләрдә һәм элеккеге советлар берлеге территориясендә яшәүче милләттәшләр белән элемтәләребез ныклы түгел. Мөфтиятебез Татарстанныкы гына дип саналса да, барысы да безгә өмет күзен төбәгән. Анда Уфада яисә Мәскәүдә чыккан китапны көтмиләр, барысы да бездә басылган китап-журналларны, газеталарны, календарьләрне сорый. Бездән килүче вәгазьләрне укыйлар. Казан читтәге кардәшләр өчен мәркәз булудан туктамаган. Сәяхәттән мин Казандагы дини эшчәнлек тәҗрибәсен башкаларга да җиткерергә кирәк дип кайттым. Бу су кебек. Тирәнгә яшерелгән коедагы суны алырга авыр, еш кына өстә очып йөргән болытларның җылы яңгыры тәэсире шифалырак була. Үзебездәге белемне, мәгълүматны да әнә шулай җиңел итеп кенә таратуда ихтыяҗ бар", - диде. "Шул максатка Интернет та ярдәм итә ала. Бик уңайлы аралашу чарасы бит", - дип өстәп куя ул. 
            Мөфти Таллин, Рига, Хельсинки, Стокгольм шәһәрләрендә "аз булсалар да, бер-берсен кадерләп яшәүче" милләттәшләр белән дә очрашкан. Аеруча Швециядә яшәүче Мөхәммәт Судин исемле абзый язмышы аны битараф калдырмаган. "Әтием Гомәр дә сугышта катнашкан. Әмма ул Казанда яшәде. Ә кемгәдер туган иленә кайту насыйп булмаган", - ди мөфти. 83 яшьлек абзый 60 ел элек әсирлеккә эләккән һәм аннары Төркиядә яшәгән. Соңыннан Татарстанда туып үскән Мөхәммәт ага Швециягә күченеп килгән булган. Судин бабай Госман хәзрәттән газиз ватаны турында сорашып туя алмаган.
Amil NUR.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.