русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

26.12.2003

Милли тапшыруларны ничек саклап калырга?

Күптән түгел Свердлау өлкәсе мөселманнарының Казыят идарәсе еллык нәтиҗәләргә багышланган зур мәҗлес үткәрде. Мәҗлестә төрле мәхәлләләрдән килгән имамнар, мөгаллимнәр, дин әһелләре, журналистлар, Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук Мәскәүдән шәех Нәфигулла хәзрәт Аширов та килгән иде.

Мәҗлестә мөселманнарны борчыган бик күп проблемалар күтәрелде. Шуларның берсе - наданлык. Бүгенге көндә дин-ислам асылларын өйрәнү кирәк булганча киң масштабта алып барылмый. Мәчетләргә халык жомга көннәрдә һәм бәйрәмнәрдә генә күп йөри. Һәр мәчет дини мәгариф үзәгенә әверелергә тиеш. Дин дәресләрен алып баруда җирле мәгариф министрлыклары белән тыгыз элемтәдә эшләү бик мөһим.

Мөселманнарны борчыган мәсьәләләр арасында тагын бер бик мөһиме - мөселман журналистикасының бүгенге хәле, аны үстерү юллары булды. Чынлап та, Ислам диненә, мөселманнарга булган караш күп очракта массакүләм мәгълумат чаралары аркылы формалаша. Кызганыч, бүгенге көндә мөселман журналистикасында үз эшләренең чын осталары бик аз эшли, һөнәрмәнлек җитешми. Сирәк чыгарыла торган мөселман газеталарының күбесе уку өчен игътибарны җәлеп итәрлек кызыклы түгел, теле-радиотапшырулар бик аз. Булганнары да икътисадый нигез булмаганлыктан бетә бара. Әйтик, Свердлау өлкәсендә татарларның өлкә милли-мәдәни мохтәрияте тарафыннан айга ике тапкыр чыгарыла торган, рус телендәге "Бүгенге ислам" тапшыруы, финанс чыганагы белән тәэмин итүчеләрнең бүтән булышырга теләмәгәнлеге аркасында юкка чыгып бара. Телевизион тапшыруларны ясау һәм эфирга чыгару, билгеле инде, бик күп чыгымнар таләп итә торган әйбер. Татар телендәге тапшыруларны саклап калу, дини тапшыруларны чыгарудан туктатмау кебек бик җаваплы йөкне теләп үз җилкәләренә алучы эшмәкәрләр аз.

Мәҗлестә катнашучылар, хөкүмәт ягыннан ярдәм итүләрен сорап, өлкә губернаторы исеменә хат язарга һәм шулай ук татар эшмәкәрләренә мөрәҗәгать итәргә карар кылдылар.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.