русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

24.12.2003

Тел - дингә күпер.

"Безнең коллективта да төрле кешеләр бар. Эшли башлагач кем белән күбрәк аралашырга, кемне ерактанрак урап узарга кирәклеген үзең аңлыйсың. Алдыңда гел елмаеп, артыңа борылуга ук, синең турыда начар сөйләүчеләре дә юк түгел. Минем дә "эшли белми" дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Бер укытучыбыз яшь белгечләрне, гомумән, җитди кабул итми. Ул безгә мәктәп укучыларына караган кебек кенә карый. Нигездә, андыйлар озак еллар мәктәптә озак эшләгән кешеләр. Белмим. Әллә яшьләрдән көнләшәләр инде". Бу Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче Эльмира Камалова фикере. "Мәгърифәт" газетасының 20 декабрь ае санында басылачак "Кеше урынында эшли алмыйм..." дигән язма укучыларыбызны уйландырмый калмас.

"Мәгърифәт" традицион бәйге - "Татфак - 2004" конкурсын игълан итә. Быел бу конкурста Чаллы дәүләт педагогия институты да катнашачак.

"Катнаш никах диюгә, иң беренче тел мәсьәләсе килеп баса. Бу гаиләдә кайсы телдә сөйләшерләр? Хәзер инде дингә якынайгач мин аңлыйм: безнең телебез гарәп теленә - Коръән теленә якын. Әгәр ир яки хатынның берсе - татар, берсе рус булып, гаилә эчендә сөйләшү татар телендә барса, алар, әлбәттә, Коръәнгә якынаячак. Тел - дин юлына таба үзенә бер күпер. Безнең сүзләребезнең яртысы диярлек гарәп сүзләре. Шуңа күрә безгә - татарларга гарәп телен өйрәнү авыр түгел, сүзлексез генә хәлдән чыгып була. катнаш гаиләдә сөйләшү татарча барса, иманыбыз өчен хәерлерәк булыр", - ди шагыйрә Җәмилә Әхтәмова. Аның белән әңгәмәне "Серле йөрәк" сәхифәсеннән укый аласыз.

"Хәзер, сеңлем, югары белем түгел, диплом гына кирәк. Аны укымыйча да, менә минем кебек сатып алып та була. Мин заманында җиде генә класс бетергән кеше. Ләкин минем югары белем турында ике дипломым бар. Шулар аркасында, руслар әйтмешли, преуспевающий бизнесмен булдым. Ыштан туздырып, әллә ничәшәр ел укып йөрергә дә кирәк түгел". Бу өзек "Хәрам гомер кирәк түгел" дигән язмадан китерелде.

Нурия Әлмиева

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.