русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

ТАРИда - гарәп мәдәнияты көннәре.

24.12.2003

Бүген Татар-америка төбәк институтында инде традициягә әйләнеп киткән Гарәп мәдәнияты көннәре узды. Тантанага Татарстан Президентының Тышкы элемтәләр буенча киңәшчесе Тимур Акулов та килгән иде.

Гарәп мәдәнияты көннәренең максаты - яшьләрне гарәп дөньясына "алып керү", андагы гореф-гадәтләр, тарих һәм тормыш белән таныштыру.

Бу бәйрәмдә Казанның югары уку йортлары студентлары катнашты. Алар әлеге фестивальгә ике ай дәвамында әзерләнгән.

Бүген гарәп телен өйрәнүче студентлар җыр-биюләр, шигыйрьләр һәм театрләштерелгән тамашалар аша тамашачыларны Көнчыгыш илләренә сәфәргә алып чыкты.

Бу фестиваль кысаларында гарәпчеләр гарәп дөньясын танып белүгә корылган олимпиадада катнашты. Бәйрәмгә багышлап махсус газеталар чыгарды. Милли ризыклар пешереп, алар белән кунакларны сыйлады.

Римма Гатина


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.