русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

21.12.2003

Дини матбугат.

Казанда чыгучы популяр "җәридә" һәм "мәҗәллә"ләргә язылу дәвам итә. Дини газеталар арасында һаман да лидерлык «Иман»да кала бирә. Ул РФда мөселман газетасы буларак лидер. Рус телендә исә иң билгеле һәм күпсанлы мөселман язылучылар «Вера»да. Алар белән бергә сез «Мөслимә» газетасы һәм «Иман нуры», «Дин вә Әдәп» кебек җурналларга да языла бара.

Шулай да соңгы елларда Чаллыда басылучы «Ислам нуры» газетасы кешеләрне аеруча сөендерә башлады. Ул айга ике мәртәбә, ике төстә һәм зур форматта чыга. Бу газета редакциясе рәсми «Дин вә мәгыйшәт» мәҗәлләсен дә үз канаты астына алды.

Шулай ук, «Мөселман календаре», «Мусульманский календарь», «Дини мөселман кадендаре», «Татар календаре» кебек җәдвәлләр дә язылуга чыккан.

Amil NUR

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.