русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

17.08.2002

Төрек консулы Дәмирәр китә

             Казаннан китүче төрек консулы Әхмәт Риза Дәмирәр бүген Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның фатыйхасын алды. Илче Әнкарага китәр алдыннан өч ай Мәскәүдәге илчелекләрендә эшләп алачак. Әхмәт Риза Татарстан халкын иң җылы хисләр белән искә алачак. Ул Казаннан 22 август көнне китәчәк. 
             Чәй өстәле артында барган дусларча әңгәмәдә мөфти билгеле дини галимнәр Муса Бигиев, Шиһабетдин Мәрҗани кебекләрнең иҗатында Госманлы дәүләтенең зур тәэсире булуын искәртте. Гомумән, татар-төрек диндарларын уртак мирас һәм уртак төрки тарих берләштерә. Мөфти белән консул шулай ук "үткәнгә бүгенге көн яссылыгыннан чыгып бәя бирер көннәр җитте" дип аңлаштылар. Риза Дәмирәр Ислам дине эчендәге төрле агымнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең 150 ел элек тә актуаль булуын һәм диндарларның бер-берсен ихтирам итеп яшәүләрен искәртте. 
         Балтыйк илләрендә сәяхәттә булган Госман хәзрәт Исхакый төбәктә җирле татарларга Төрек илчелекләре рухи ярдәм күрсәтүе турында сөйләде. Төркиянең рәсми дини органы - Дин эшләре буенча идарә рәисе, мөфти Нури Елмазга сәламнәр әйтеп, Госман хәзрәт киләчәктә дә Татарстан мәчетләрендә төрек имамнары ярдәменә ихтыяҗ булачак, диде. Моңа каршы Риза Дәмирәр: "Кызганыч, мин Татарстанны имамнар белән тәэмин итү эшендә ныклап торып ярдәм итә алмадым", - диде. Мөфти Госман хәзрәт: "Без үзебездә дә дини кадрлар әзерлибез. Әмма башлангыч этапта төрек имамнарының гына түгел, монда яшәүче ватандашларыгызның да халыкка Ислам традицияләрен пропагандалау вазыйфасы зур булды", - дип ассызыклады.
 
 Әңгәмә соңында консулның буйдак булуы ачыкланды. "Бер татар кызын тапмадыгыз мени?" - дип шаяртып сорады мөфти. Моңа каршы консул да: "Ярдәм итмәдегез бит", - диде, көлеп. "Соңга калганбыз инде, бераз иртәрәк әйтсәгез, ярдәм итәр идек", - дип сүзне җөпләде Госман хәзрәт.
Amil NUR

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.