русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

18.12.2003

«Рахман» мәчете мәсьәләсе чишелде кебек.

Екатеринбург шәһәрендә урнашкан "Рахман" мәчете проблемаларын чишү максаты белән мәчеткә ярдәм итү советы төзелде. Хәтерегезгә төшереп үтәбез: халык бик яратып һәм теләп йөри торган, яшь буынны дин-әхлак юлына бастыру эше җайга салынган "Рахман" мәчете, төзекләндерелгән ташландык мәктәп бинасында урнашкан булганга күрә, әледән-әле хуҗалык итү ягыннан авырлыкларга очрап тора. Күптән түгел биредә ягулык системасын үзгәртеп кордылар.

Иң тыйнак исәпләүләр буенча, бу эш мәчет җилкәсенә 200 мең сумга төште. Мондый акчаны җиңел генә табу мөмкин түгел, Кызганыч, күп кенә эшкуарлар дин учаклары булган мәчетләрнең мохтаҗлыкларына бик игътибар биреп бетермиләр. Әмма бу очракта дин әһелләренә эшмәкәрләрнең игътибарын бераз җәлеп итү мөмкин булды. Рамазан бәйрәмендә мәчеткә килгән Милли Медиа-Холдинг җитәкчеләре биредәге мохтаҗлыкларны үз күзләре белән күрделәр һәм, мәчеткә ярдәм итү советы төзү максаты белән, башка эшкуарларга мөрәҗәгать белән чыктылар. Шулай итеп, матди проблеманы өлешчә чишү насыйп булды. Бурычның күп өлешен Казыят идарәсе каплады.

"Рахман" мәчетенең имамы Руслан хәзрәт белән очрашкан чакта, Милли Медиа-Холдинг җитәкчеләре күп кенә милли-мәдәни чараларны бергәләп үткәрергә дип сүз куештылар. Әйтик, декабрь аенда үткәреләчәк, Милли Медиа-Холдинг стипендиатлары булган сәләтле балаларның чираттагы очрашуына Руслан хәзрәтне дә чакырырга уйлыйлар. Алар уйлавынча, ата-бабаларыбызның изге дине, йолалар белән балалар таныша башларга тиеш. Моннан тыш, милли һәм дини тәрбия буенча Рахман мәчете белән бергә уртак эш планнары корып, аларны тормышка ашыра башлау да күздә тотыла.

Утырып сөйләшүләрнең тагын бер файдалы ягы килеп чыкты: мәчетләрнең матди хәлен яхшырту буенча күп кенә кызыклы тәкъдимнәр кертелде. Мәчетләр нигезендә матди чыгымнарны тәэмин итәрлек күп кенә эшләр оештырырга була. Алар арасыннан хәләл ит, дини атрибутика сатуны бергәләп оештыруны башлап җибәрү бу зур эшнең беренче адымнары булачак.

Фәвия Сафиуллина,
"Азатлык" радиосы

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.