русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

17.12.2003

«Ак яулык»лылар АКШны җиңде.

«Ак яулык»лылар АКШны җиңде.Бүген ТР мөселманнары Диния Нәзарәтендә "Татарстан Республикасында толерантлык һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләр. Толерант мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту өлкәсендә дәүләти булмаган хокук саклау, милли, мәдәни һәм башка оешмаларның, массакүләм мәгълүмат чараларының һәм дәүләт хакимияте органнарының үзара бәйләнеше" дигән исемдә семинар үтте.

Әлеге чараны ТРда хатын-кызлар хәрәкәтен яклау һәм үстерүнең "Сөембикә" иҗтимагый фонды, АКШның Мәскәүдәге илчелеге, Татарстан Республикасы Кеше хокукларын яклау комитеты, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкил һәм ТР мөселманнары Диния Нәзарәте оештырдылар.

Бүген семинарда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкил Рәшид Вәгыйзов, Татарстан Республикасы Кеше хокукларын яклау комитеты вәкиле Дмитрий Вохмянин, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы диннәр эшләре буенча Шура рәисе урынбасары Вячеслав Никифоров, Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Вәлиулла Ягъкуб, Зөя Успен чиркәве рухание Кирилл атакай һәм АКШның Мәскәүдәге илчелеге вәкилләре катнаштылар.

Оештыручылар сүзләренә караганда, семинар - Татарстанда хатын-кызлар хәрәкәтен яклау һәм үстерүнең "Сөембикә" иҗтимагый фонды, АКШның Мәскәүдәге илчелеге, Татарстан Республикасы Кеше хокукларын яклау комитеты, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкил һәм ТР мөселманнары Диния Нәзарәте тормышка ашырган "Ак яулык" проектының тормышка ашуы нәтиҗәсе.

«Ак яулык»лылар АКШны җиңде.Чарада каралачак толерантлык мәсьәләсе АКШтагы 11 сентябрь вакыйгаларыннан соң туган вәзгыятькә бәйләп тикшерелә. Чөнки ул акцияләрдән соң Исламга караш тамырдан үзгәрә. Әмма бөтен диннәр дә, шул исәптән Ислам да, бары мәрхәмәтлелек кенә яклы. Шуңа күрә "Ак яулык" проектының бурычы - барлык мөселман булмаган кешеләргә Ислам асылын төшендерү. Семинар барышында республикада гына түгел, дөньяда да ничек итеп толерантлык мөнәсәбәтләренә, үзара хөрмәткә ирешергә, дигән сорау куелды.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкил Рәшид Вәгыйзов сүзләренчә, АКШ дәүләтенең гегемонлык итәргә, башка халыкларга үзендәге яшәү рәвешен көчләп тагарга омтыла. Ә бу, үз чиратында, Исламга тискәре карашның таралуына китерә. Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында "Ислам экстремизмы" кебек төшенчәләр кулланыла башлады. Аңа һич тә юл куймаска кирәк. Атом, химик, биологик коралларны җитештерү дә кешелек дөньясын куркыныч астына куя.

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Вәлиулла Ягъкуб толерантлык мөнәсәбәтләрендә Татарстан туплаган тәҗрибә турында сөйләде һәм аны ныгыту кирәклегенә басым ясады. "Ак яулык" проектының җиңүе дә киләчәктәге зур эшләргә этәргеч булыр, дип ышана Вәлиулла хәзрәт.

Семинарда шулай ук Россия Ислам университетында кеше хокуклары курсларын башлап җибәрү турында килешенде. Алга таба андый курсларны Казан дәүләт педагогия университетында да ачу күздә тотыла. Семинар соңында катнашучылар тарафыннан Резолюция кабул ителде.

Ләйсән Әсәдуллина.
Максим Богодвид фотолары.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.