русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

17.12.2003

Нью-Йорк властьлары мөселманнар белән хезмәттәшлек итә

Нью-Йорк шәһәренең Бронкс районында Кеше хокуклары буенча комиссия Мөселманнар бердәмлеге форумын үткәргән. Комиссия рәисе Патриция Гэтлинг: «Мөселман җәмәгатьчелеге кайсы шәһәр структураларына мөрәҗәгать итә алырга, алардан ярдәм алырга, хезмәтләрен куллана алу мөмкинлеген белергә тиеш", - дип белдергән.

Комиссия вәкилләре моңарчы мөселманнр тарафыннан шәһәр идарәсенә, гомумән властька шик белән карауларын искәрткән. Шуңа күрә Гамбия якташлыгы бинасында узган форумда эмигрант хаклары, мәчетләрнең полицейскийлар белән аралашуы, оешмаларга мөрәҗәгать итү турында аңлатканнар.

Кеше хокуклары буенча комиссия мондый очрашуларны тагын дүрт районда ясарга тели, дип хәбәр итә "NEWSru.com".

Amil NUR

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.