русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Реклама

Яңалыклар тасмасы

16.12.2003

90 яшьтә мәчет төзеп буламы?

Самарада тагын бер яңа мәчет бинасы сафка басты. Ураза гаете алдыннан шәһәрнең Кряж бистәсе мөселманнары да мәчетле булдылар. Аны ачу тантанасына байтак халык җыелган иде. Шуннан соң биредә соңгы тәравихлар да, гает намазы да укылды.

Самараның шушы Кряж мәчете бинасын төзүгә моннан тугыз ел элек үз теләге белән бүген инде туксан яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Хөсәен бабай Галиуллин алынган иде. Ул шулай янып-көеп йөри торгач, ниһаять, аңа ярдәм кулын сузучылар да табылды. Бу изге эшне башкаруда эшкуарлар энеле-абыйлы Тәлгать һәм Рифкать Туктаровлар, Геннадий Савганов, Нәҗип Сәйфетдинов һәм башкалар зур көч куйдылар.

Мәчет бинасы артык зур булмаса да, ул бик күркәм күренә һәм тирә-якка ямь, милли үзенчәлек өстәп тора. Ә инде бүләккә бирелгән затлы келәмнәр, паласлар идәненә җәелгәч, мәчет бинасы тагын да матурланып, яктырып, нурланып китте.

- Мәчетебезнең күркәмлеге келәм-паласларда, җиһазларда гына түгел, ә бирегә йөриячәк халыкта, - ди Хөсәен бабай Галиуллин. - ә мәчетебезгә халык, бигрәк тә яшьләребез күпләп йөрер дип өметләнәбез.

Рәфгать Әһлиуллин

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.