русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

15.12.2003

Тәре таккан хаста кеше «ислами» листовкалар тараткан.

Мордовиядәге Рузаевка станциясе вокзалында бер Саранск кешесе тоткарланган. Аның кулында "экстремистик ислами чакырулар" язылган листовкалар булган.

"Regions.Ru" хәбәренә күрә, Эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенең Рузаевка станциясендәге начальнигы Владимир Чебоксаров сүзләренә караганда, тоткарланучы үзен элеккеге Мордовия Рәссамнар берлеге әгъзасы итеп таныштырган. Аның кулындагы листовкаларда - "Да здравствует Ислам" исемле лозунг. Шулай ук аларда барлык урыс милләтеннән булган ир-егетләрне печәргә чакыру сүзләре бар, дип хәбәр ителә. Әмма "террорчы" милләте буенча үзе дә урыс һәм муенында аның православие тәресе табылган.

"Regions.Ru" хәбәренә күрә "террорчы" бу вакытта туганнарына тапшырылган. Туганнары аның психик авыру булуын искәртә.

Amil Nur

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.