русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

15.12.2003

Самарадан Казанга хәләл ит.

Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы үзенең өч зур мәчете һәм мәдрәсәсе белән бөтен Россия мөселманнары арасында дан тоткан Гали авылы хәзер мөселманча хәләл казылыклары, колбасалары белән дә дөньяны шаккатырырга җыена. Биредә яшь эшкуар Расих Мөҗәһит улы Латыйпов моның өчен махсус цех төзеп, аны сафка бастырды. Бу уңайдан Гали авылына мөхтәрәм кунаклар да - Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Самара мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин һәм башкалар да килгән иде.

Бүгенге көндә Галинең "Хәләл" колбаса-казылык цехы мөселман кануннары, йолалары буенча чалынган хәләл иттән алты төрдәге продукция җитештереп, күпләтә һәм ваклап сатуга чыгара. Сатып алучылар арасында бигрәк тә "Баһадир" колбасасы, сосискасы, сарделькасы, ат эчәгенә тутырып эшләнгән ат казылыгы, ат итеннән эшләнгән төрле рулетлар, башка деликатестлар киң танылу таба.

Бүгенге көндә биредә җитештерелгән хәләл ит ризыкларын якын-тирәләрдән генә түгел, ә Самара, Казан, Уфа, Оренбург, Ульяновск, Димитровград, Яр Чаллы, Нурлат, Ёлмәт, Бөгелмә, Богырыслан һәм башка күп шәһәрләрдән дә килеп, күпләп сатып алалар һәм үзләренең кибетләренә сатуга чыгаралар. Самарада шундый кибетләрнең берсе Җәмигъ мәчете йортында урнашкан. Хәләл иттән җитештерелгән Гали авылы казылыкларын милләттәшләребез бигрәк тә Рамазан аенда һәм гает көннәрендә бик теләп сатып алдылар.

Рәфгать Әһлиуллин

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.