русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Афанас авылының үз мәчете.

15.12.2003

12 декабрь көнне Түбән Кама районы Афанас авылында мәчет ачылу тантанасы узды. Кирпечтән төзелгән гыйбадәтханә 200 кеше сыйдырышлы.

Тантанада Татарстан Диния Нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый, Нәзарәтнең үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, район хакимияте вәкилләре катнашты. Татарстан районнары дин әһелләре дә килде. Мәчетнең имам-хатыйбы итеп быел «Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы» мәдрәсәсен тәмамлаган Рафил хәзрәт билгеләнгән. Ильяс хәзрәт хәбәр иткәнчә, мәчет каршында мәдрәсә ачу да ниятләнә.

13 декабрь көнне Мамадыш районы Норма авылында мәчет ачылды. 50 йортлык авылда мәчетне агачтан салганнар. Якташларны мөфти Госман хәзрәт Исхакый котлады.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.