русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Лондонда дөнья мөселманнары очрашты

13.08.2002

          Intertat.ru Татарстан электрон газетасы хәбәр итүенчә август башында Англиянең Лондон башкаласында дөнья мөселманнарының икенче саммиты узды. Беренче саммит үткән ел декабрь аенда Индонезиядә оештырылган иде. Бу юлы җыелышта 52 илдән 54 вәкил катнашты. Россия, БДБ илләреннән вәкил булып Әстерхан өлкәсе мөфтие Назымбек хәзрәт Ильязов барды. Анда мөселманнарның дөнья күләмендә тоткан урыны, үзара бердәмлеге, дуслыгы, туганлашуы, киләчәк буынны тәрбияләүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды. 
 
          Әстерхан мөселманнары идарәсе башлыгы саммитта берничә тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, БДБ структурасында дин бүлеген ачу максатка ярашлы булыр иде. Бу идеяне яклаучылар шундук табыла, һәм бу тәкъдим кабул ителә. Моның нәтиҗәсе буларак, хәзрәт Халыклар дуслыгын ныгыту дипломы белән бүләкләнә. Җир шарындагы мөселманнарның дин вәкилләре катнашкан андый очрашуларны уздыру яшәеш проблемаларын хәл итүдә мөһим роль уйный. Әлеге идеянең башында Индонезиянең элеккеге Президенты Абдрахман Вахит тора.
 Өченче саммитның Россиядә узуы ихтимал.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.