русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

12.08.2002

Мөфти татар конгрессын көтә

Бүгенге көндә Балтыйк диңгезе ярларында уза торган "Бөек Идел юлы" фәнни-гамәли конференциясендә мөфти Госман хәзрәт Исхакый да катнаша. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе шулай ук җирле татарлар һәм мөселманнар белән аралаша. Бу нисбәттән ул: "Казан кабаттан үзенең дини мәгърифәт үзәге булу функциясен кайтара ", - дип саный. Россия Ислам университеты һәм төзелгән "Казан мөфтияте мөселман дини оешмалар ассоциациясе" дә бу юнәлештә зур эш алып баралар.
 Якынлашып килүче III Бөтендөнья татар конгрессы да читкә сибелгән кардәшләребезне туплауга ярдәм итәчәк дип саный мөфти. Үзе дә Казан шәһәреннән делегат итеп сайланган Госман хәзрәт дүрт тарафка таралып яшәүче татарлар хәлен яхшы аңлый. Ул Үзбәкстанда, Түбән Новгород өлкәсендә, Башкортстанда яшәүче милләттәшләр белән аралашып алган. "Дини гореф-гадәтләребезнең торгызылуы безгә берләшергә ярдәм итә", - ди мөфти.

Татарстанның дини лидеры конгресста халык санын алу алдыннан килеп туган аерылышу процессына җавап бирерлек концепция туар дип өметләнә. "Без - татар милләтеннән. Безне аеру көчебезне киметү өчен эшләнә. Мин татар дип язылырга чакырам", - ди ул. Мөфти шулай ук "керәшен" дип аерылуны да хупламый. "Безнең диннәр аерым булса да, каныбыз - бер. Бер Аллаһыга да ышанабыз әле", - дип аңлата Госман хәзрәт.
Гамил Гыйбадуллин Intertat.ru

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.