русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

03.12.2003

Пензада мөселманнарны яратмыйлар?

Күптән түгел Пенза өлкәсендә яшәүче мөселман татарлар һәм башка милләт вәкилләре "Ислам кояшы" газетының яңа санын кулга алды. Бу - быел инде алтынчы сан. Гомумән алганда, 1998 елдан бирле басманың инде 30 саны дөнья күрде.

Ислам.ру хәбәр иткәнчә, "Ислам кояшы" Пенза өлкәсендә гомер кичерүче дин кардәшләребез тормышы, Россиядә һәм дөньяда яшәгән мөселманнарның яшәеше турында кызыклы яңалыклар бирә, Россиядә Исламның таралуы тарихы хакында мәгълүмат урнаштыра, Пензада Коръән уку һәм Ислам нигезләрен укыту турында сөйли.

Шунысы үзенчәлекле: хөкүмәт аны оппозицион басма итеп күрә. Пенза өлкәсенең Бердәм Диния Нәзарәте әгъзасы Әбдүррәүф Зәбиров сүзләренә караганда, өлкә хакимияте мөселманнарга тискәре мөнәсәбәттә тора. Бу - РФ Президентының әлеге мәсьәләдәге карашына каршы килә.

Камилә Габдрахман

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.