русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

03.12.2003

Ватикан диннәрарасы дуслыкны ныгытуны дәвам итә.

Мөселманнар каршында тәре походлары өчен гафу үтенеп, Россия христианнарына кешелеклелек үрнәген биргән Ватикан туктарга уйламый. Рим Папасы идарәсе яңадан тагын бер диннәрарасы татулыкка китерәчәк проект тәкъдим итә. Бу турыда Аргентинада визит вакытында Архиепископ Майкл Фитцджеральд белдергән.

Диннәрарасы элемтә буенча Шура рәисе моңарчы да Казанга мөфтияткә Рамазан айлары белән котлаулар җибәреп, үзенә симпатия яулый алган иде. Безнең күршедә яшәүче урыс чиркәве христианнары, әйтик, 1552 елга кадәр һәм аннан соң булган кан койдырулар, кеше үтерүләр, көчләүләр һәм мәҗбүри чукындырулар өчен әле гафу үтенергә дә, ураза белән котларга да җыенмый бит.

Ватикан вәкиле белдерүенчә: «Башка дин вәкилләре белән диалог кору, ул хобби я өстәмә эш түгел, ә бурыч». Архиепископ Аргентинада яһүди, мөселман, индус, англикан, методист, баптистлар белән очрашып шул турыда белдергән. Бу турыда Lenta.Ru хәбәр итә.

Билгеле инде, Ватикан һәрвакытта башкаларга хөрмәт белән карады, кирәк булса гафу да үтенә белде. Тик нишләптер аларның Казанда чиркәү салырга җыенуы урыс милләтчеләре, канэчкеч чукындыру сәясәтенең «рухи дәвамчылары» булган поплар тарафыннан нишләптер курку уяткан. Икмәкләрен алалар дип куркалар ахрысы? Бәлки икмәк саклар өчен аларга урыс чиркәве тарафыннан җибәрелгән хатарларны, колонизация сәясәтенә керткән өлешләренннән баш тартулары кирәктер?

Amil NUR

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.