русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

02.12.2003

Сарытауда губернатор татар динчесен кабул иткән.

"Сарытауда дөньяви һәм рухи хакимнәр тагын бер тапкыр үзара килеште: шәһәрдә мәдрәсә төзиячәкләр", - дип хәбәр итә "Regions.Ru".

Сарытауда мәчет һәм милли гимназия җирле губернатор Дмитрий Аяцков һәм Идел буе мөфтие Мөкатдәс Бибарсовның яхшы мөнәсәбәтләре, җирле олигарх Камил Әбләзов ярдәмендә ярдәмендә башкаларны көнләштерерлек итеп эшлиләр. Халыкта хәтта: "Аяцков татар икән", - дигән имеш-мимеш таралган. Аның исемен "Дамир" дип атаучылар да бар.

Тиздән биредә мәдрәсә дә төзеләчәк. Юкка түгел, чөнки губернатор һәм мөфти күрешеп бу турыда махсус сөйләшкән. "Яңа мәчетләр һәм мәдрәсләрне төзеп бетерү турында килештеләр", - дип яза "Regions.Ru"

Идел буе мөфтие Мөкатдәс Бибарсов шулай ук мәдрәсә укытучылары өчен йорт та төзеләчәген әйтә. Губернатор белән очрашуда шул бина өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсе дә каралган.

Amil NUR

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.