русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

02.12.2003

Мөфти Балтачта дини җәмәгатьчелек белән очраша.

4 декабрь көнне Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый Балтач районында имамнар белән очраша.

Район үзәгендә узачак очрашуга җирле имамнар һәм абыстайлар, остазбикәләр киләчәк. Мөфти һәм динчеләр белән очрашуда район хакиме Марат Зарипов та катнашыр дип көтелә.

Балтач районында уңышлы гына җирле дини лидер, имам-хатыйб Җәлил хәзрәт Фазлыев эшләп килә. Ул популяр дини китаплар авторы буларак та билгеле. Җәлил хәзрәт шулай ук Төньяк төбәге казые һәм Татарстанның Баш мөхтәсибе вазыйфасын да башкара.

Гамил Гыйбадуллин

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.