русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Мамадыш һәм Түбән Камада мәчетләр ачыла.

02.12.2003

Киләсе атнада җомга һәм якшәмбе көннәрендә Мамадыш һәм Түбән Кама районында мәчетләр ачылачак. "Соңгы егерме көндә Татарстанда дистәдән артык мәчет ачылды, - дип сөйли Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Үзәк Аппарат җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

Түбән Каманың Афанас авылында мәчет 12 декабрьдә ачылачак. Ә Мамадыш районындагы Норма авылында 13 декабрь көнендә ачылачак. Бу авыллардагы кешеләр мәчет ачылышларына якташларын көтеп кала.

Киләсе атнада узачак ачылыш тантаналарына Татарстан мөселманнары лидеры, Россия ислам университеты ректоры мөфти Госман хәзрәт Исхакый да чакырылган.

Гамил Гыйбадуллин


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.