русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

01.12.2003

Татар инкыйразы?..

Рамазан ае көннәрендә Свердлау өлкәсе мөселманнарының Казыят идарәсе вәкилләре өлкәнең татар авыллары буйлап, дингә өндәп, дәгъват кылып йөриләр. Алар, мәчетләрдә халык белән очрашып, вәгазьләр сөйлиләр, халыкны Ислам дине нигезләре, тарихы белән таныштыралар, дин-әхлак юлына өндиләр.

Кызганыч, Свердлау өлкәсенең татар авыллары бүген бик аяныч хәлдә. Екатеринбург шәһәре Рахман мәчетеннән Ахун хәзрәт Гафуров әйтүенчә, туган яклары - Красноуфим ягына кайткан саен күңел өзгәләнерлек. Бу елның 9 аенда гына да өч татар авылыннан 26 кешене җирләгәннәр, бер генә бала да дөньяга килмәгән. Бишавыл дип аталган зур гына авылда соңгы дүрт ел эчендә нибары бер бала дөньяга килгән. Авылларның бетеп баруы түгелмени бу?

Казыят идарәсе җитәкчеләре фикеренчә, халыкны хак дин юлына бастыру эчүчелек, наркомания һәм башка бозыклыклардан, хәрәм гамәлләрдән саклап калуда иң төп чара булып тора. Шуның өчен мәчетләрдә кунып, изге Рамазан аенда изге гамәл кылып йөрүче дәгъватчылар халык арасында олы хөрмәт казандылар.

Фәвия Сафиуллина,
"Азатлык" радиосы

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.