русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

01.12.2003

200 меңне каян табыйк?

Екатеринбург шәһәренең Орджоникидзе районында эшләп килгән Рахман мәчете бу көннәрдә үзенең эшен туктатып тора. Эш шунда: ташландык мәктәп бинасында урнашкан мәчетнең ягулык системасын үзгәртеп кору озаккарак сузылды. Моның сәбәбе - әлеге дә баягы акча җитмәү.

Бүгенге көндә ягулык системасын алмаштыручы эшчеләргә мәчет 200 мең сум хезмәт хакы түләргә тиеш. Мәчет өчен бик зур акча бу. Җомга намазына килгән 200-300 кешедән кергән хәер акчасына бик ерак китеп булмый. Олы яшьтәге пенсионерларның мәчеткә ярдәм итәрлек мөмкинчелеге юк.

Шуңа күрә, Рахман мәчете мөселманнары, ярдәм сорап, татар эшмәкәрләренә мөрәҗәгать иттеләр. Күптән түгел мәчеткә Милли Медиа-Холдингка нигез салучылар да килеп киттеләр. Бу көннәрдә мәчет проблемаларын чишү буенча татар эшмәкәрләре белән сөйләшүләр алып барыла.

Фәвия Сафиуллина,
"Азатлык" радиосы

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.