русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

28.11.2003

Татарстан Җөмһүрияте Эчке эшләр министры Ә. Сафаров Ураза гаете белән котлады.

Хөрмәтле Госман хәзрәт!

Чын күңелемнән Сезне һәм барлык мөселманнарны зур бәйрәм – Ураза гаете белән тәбрик итәм!

Бу көн барыбыз өчен дә мөһим. Ислам дине дөньяга иңгәннең беренче көненнән үк кешеләрне тынычлыкка, мәрхәмәтлелеккә, яхшылыкка, намуслыкка өндәүче дин. Күп мең еллар үтүгә карамастан, бу башлангычлар, бу нигезләр бүгенге көндә дә дөньяның, тормышның нигезе булып торалар.

Ислам дине, күпме гасырлар буенча чикләүләр, тыюларга карамастан, бүгенге көннәргә үзенең барлык мәһабәтлелеге, олуглыгы белән килеп җитте һәм яши, дөньяның барлык почмакларына тарала, көннән-көн күбрәк кешеләр ислам динен кабул итәләр.

Тарих битләреннән күргәнчә, кешеләр җир йөзендә тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә тиеш. Бүгенге кәндә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең төп вазыйфасы һәм бурычы булып кешеләрнең тынычлыгына һәм сәламәтлегенә, намусына, абруена һәм милкенә янаган җинаятьләрне булдырмау һәм аларны ачу тора.

Хөрмәтле Госман хәзрәт! Бу изге бәйрәмдә Сезгә саулык-сәламәтлек, тормыш тынычлыгы, гайлә бөтенлеге, йортыгызга иминлек телим.

Зур ихтирам белән,
Татарстан Җөмһүрияте
Эчке эшләр министры
Ә. Сафаров.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.