русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Чигү сәнгате - татар халкының үзенчәлеге.

27.11.2003

Чигү сәнгате – татар халкының үзенчәлегеЧигү - хатын-кыз һөнәренә караган иң борынгы һәм иң таралган шөгыль. Бик борынгы заманнардан ук оста кулындагы бәләкәй генә энә кием-салым тегәргә ярдәм итеп кенә калмыйча, аны нәкышләп чигәргә дә булышкан. Чигү өчен катлаулы җайланмалар кирәкми, тукымаң, энә белән җебең бар икән, шул җиткән. Шуңа күрә халык аның белән яратып шөгыльләнгән.

Татар кешесенең өендә чиккән әйберләр шактый күп булган. Аларның борынгы үрнәкләре нәкышнең бай булуы һәм камил башкарылуы белән аерылып торалар. Татар кул эше осталары чылбыр рәвешендәге бизәкләрне йөзлекне тутырып, нечкә итеп атлатып чыгып һәм бизәк яткан яссылык астында калдырып универсаль тамбур җөй кулланганнар.

Татар чигүләрен "энә эше" дип йөртәләр. Һәм, чыннан да, намазлык, пәрдә, сөлге кебек әйберләрдә ул үзенчәлекле декоратив рәсемне хәтерләтә.

Татарлар яшәгән өйнең җиһазлары да шактый үзенчәлекле була. Йортны гадәттә бүлмәләргә бүлмәгәннәр, шуңа күрә төрле чыбылдыклар, чаршаулар барлыкка килә. Мич турысыннан өй икегә бүленә: олы һәм кече якка. Арада киң чаршау тора. Аны матча буйлатып эләләр. Гадәти вакытта аны ачып куялар, ә чит кешеләр барында ябалар. Җиһазлардан сәке күзгә бәрелеп тора. Аның өстенә киез җәйгәннәр, йокы кирәк-яраклары төнгә каршы җәелгән, ә иртә белән төреп, җыеп куелган. Мендәрләр һәм юрганнар өстенә чиккән эскәтер җәелгән. Өстәл стена кырыенда торган һәм аның өстенә иң матур савыт-сабаны тезгәннәр, өстенә ашъяулык япканнар. Бәйрәм вакытларында стеналарны һәм тәрәзә араларын чиккән сөлгеләр белән бизәгәннәр. Шулай ук бик матур итеп чиккән намазлыклар элгәннәр һәм алар затлы келәмнәрне хәтерләткән.

Чиккән әйберләрнең ий кыйммәтле дип саналганнары сандыкта сакланган һәм аларны аннан зур бәйрәмнәрдә генә чыгарганнар. Туй вакытларында өй эче аеруча матур бизәлгән. Бөтен җиргә кызның бирнәләре эленгән яки ябылган. Алар яшь киленнең зәвыгы һәм осталыгы хакында сөйләгәннәр.

Тукыма - чигү өчен иң кирәк нәрсә. Ә татар осталары аның төрле төстә булуын хуп күргәннәр. Төсле материалга чиккәннәр, өстенлек җете яшел, сары, шәмәхә, кызыл төсләрдә бирелгән... Кара җирлеккә дә чиккәннәр, ләкин бу төс бик сирәк очрый. Көнкүреш әйберләреннән фәкать намазлык белән бәләкәй келәмнәр генә кара сатиннан, кәшимирдән, сукнодан булган. Сирәк очрый торган мондый чиккән әйберләр бүген дә сокландыра, чем-кара җирлек җете төсләрнең контрастлы матурлыгын көчәйтеп тора. Тамбурлап чигелгән аерым әйберләрдә уннан артык төс очрый, ләкин хәтта биш-алты төс кулланылганда да әллә никадәр төс бар икән дигән тойгы кала.

Чигү өчен эрләнгән ефәк, сарык йоны, сирәк очракта киҗе-мамык җептән файдаланганнар. Узган гасырның икенче яртысыннан фабрикада эшләнгән йон-гарус - киң кулланылган. Зур әйберләрне еш кына алтын һәм көмеш чуклар, бау, позумент, ялтыравык пыялалар, тар атлас тасмалар белән бизәгәннәр.

Татар чигүендә үсемлек сурәтләре һәм төрле почмаклы нәкышләр өстенлек итә. Аларның барысы да татарларның ата-бабалары мәдәниятеннән килә. Галимнәрнең әйтүенә караганда, татарның чигү осталары яраткан чәчәк бәйләме борынгы мәгънәсендә "тормыш агачы"на барып тоташа икән. Татарларның борынгы бабалары аңында ул - дала кылганы - терлекләр өчен яшәү, кешеләр өчен иминлек һәм байлык чыганагы.

Татарлар яшәгән һәр йортта да була торган Казан сөлгеләре дә матурлыклары һәм борынгы нәкышләре белән аерылып торалар. Борынгы сөлгенең очында күптармаклы бер чәчәк бәйләме сурәтләнгән. Соңрак дулкын рәвешендә чигелгән өч яки дүрт чәчәк бәйләме белән бизи башлыйлар. Казан сөлгеләре бик ерак җирләрдә дә таныла. Алтын-көмеш җепләр белән чигелгәннәре нәфислекләре ягыннан аерылып торган.

Чигү сәнгате татар халкының үзенчәлеген һәм эстетик омтылышларын калку чагылдыра. Борынгы чигү үрнәкләреме, яисә бүгенге останың җимешләреме - алар үзләренең камиллекләре белән сокландырмыйча калмый.

Лилия Енькова
("Казан" журналы),
Гөлчәчәк Сафина


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.