русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Татарлар "Әт-Тәүбә" салдылар.

27.11.2003

Мордовия Республикасының Ромодан районы Ак күл (Белозерье) авылында җиденче мәчет ачылды. Изге Рамазан аенда ишекләрен ачкан яңа гыйбадәтханә "Әт-Тәүбә" дип исемләнде.

Ислам.ру хәбәр иткәнчә, чарада Мордовия мөфтие Рәшит Халиков, авыл хакимияте башлыгы һәм 200гә якын кунак катнашты. Мөфти Рәшит Халиков мәчеткә дини әдәбият бүләк итте.

Шунысы үзенчәлекле: авылда 3000 мөселман татары яши. Мәчетләрне дә шәфкатьле авыл халкы үз исәбенә сала.

Камилә Габдрахман


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.