русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

25.11.2003

Шәймиев Ураза бәйрәме белән тәбрик итте.

Бүген "Бердәм Россия" сәяси фиркасе Югары Советы рәистәше Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы мөселманнарын Гайдел-Фитр, ягъни Ураза бәйрәме белән тәбрик итте.

Татарстан Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакыйга юлланган телеграммасында:

"Хөрмәтле Госман хәзрәт, Сезне һәм Татарстан Республикасының барлык мөселманнарын изге Рамазан аеның тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Безне саф күңелле, игелекле, миһербанлы һәм сабыр булырга, башкалар хакында кайгыртырга чакырып, изге Рамазан ае барлык мөселманнарга Ислам диненең мәңгелек рухи кыйммәтләренә һәм традицияләренә хак юл ача. Шуңа күрә бу мөкаддәс бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә фәкать муллык һәм иминлек, бәхет һәм шатлык китерсен.

Барлык изге ниятләребезнең һәм якты хыялларыбызның гамәлгә ашуына ышаныч уятсын иде. Гасырлар дәвамында Ислам дине тарафыннан тупланган кабатланмас әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр безгә халыкларыбызның рухи байлыгын саклауда һәм үстерүдә, тискәре күренешләргә каршы торуда, республикабыз мәнфәгатьләре хакына милләтләр һәм диннәр арасында татулык һәм иминлек саклап үзара хезмәттәшлек итүдә ныклы таяныч булыр дип ышанам. Сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, бәхет һәм зурдан-зур уңышлар телим", - дип ихлас теләкләр әйтелгән.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.