русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Литвада мөселманнар арта.

22.11.2003

Литвада көннән-көн мөселманнар саны арта. Бу турыда DELFI хәбәр итә. Хәзерге вакытта барлыгы 5000 литва татары яши. Вильнюс университетының Халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология институты ассистенты-докторанты Эгдунас Рачюс сүзләренә караганда, бу әле Литвада яши торган барлык мөселманнар да түгел. Аныңча Литвада чит илдән килгән 500 мөселман гомер кичерә, шулай ук 50 литвалы ислам динен кабул иткән.

"Ислам динен күбрәк мөселманга кияүгә чыккан хатын-кызлар кабул итә. Әмма араларында мөселман хатын-кызына өйләнгән ирләр дә бар", - ди Эгдунас Рачюс. Соңгы вакытта исламга багышланган өч литва сайты булдырылган.

Ландыш Харрасова


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.