русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Бердәнбер мәдрәсә ачылачакмы?

21.11.2003

26 ноябрь көнне Төмән өлкәсе Ямбай авылында мәдрәсә ачу планлаштырыла.

Бу вакытка кадәр борынгы Ислам мәдәни комплексында бөтен төзекләндерү эшләре төгәлләнәчәк, дип көтелә. Ямбай авылында укыту процессы узган җәйдә башланырга тиеш иде. Әмма ремонт эшләре бетмәгәнгә, мәдрәсә ачуны ноябрьгә күчергәннәр.

Авыл хакимияте башлыгы Хәмзә Бундуков Ислам.ру сайтына хәбәр иткәнчә, мәдрәсәдә укытачак педагогларның белем дәрәҗәсе бик түбән. Аларның күбесе - Үзбәкстаннан. Кызганыч, Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния Нәзарәте Россиянең дини уку йортларын тәмамлаган югары квалификацияле белгечләрне чакыра алмый.

Шунысы үзенчәлекле: Ямбай авыл мәдрәсәсе тарихи һәйкәл булып санала. Ул 1884-1988 елларда күренекле татар сәүдәгәре Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков тарафыннан салына. Бүгенге көндә әлеге мәдрәсә - Төмән өлкәсендә бердәнбер дини уку йорты.

Камилә Габдрахман


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.