русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

20.11.2003

24 ноябрь: Ураза бәйрәме турында on-line әңгәмә.

Ураза гаете мөселманнарның икенче зур бәйрәме. Күп илләрдә, шул исәптән РФның күп төбәкләрендә рәсми бәйрәм һәм ял көне. Шул уңайдан 24 ноябрь көнне сәгать унда Татарстан мөселманнары юлбашчысы Госман хәзрәт Исхакый белән "Intertat.ru" газеты форумында турыдан-туры - on-line очрашу була. Очрашуга шәһәребезнең гаммәви мәгълүмат чыганаклары хәбәрчеләре дә чакырыла. Сорауларны qunaq@intertat.ru адресына юллагыз.

Рамазан ае узып киткәч 25 ноябрь көнне мөселманнар, мәчеткә җыелып, Гает намазын укый, фәкыйрьләргә, ятимнәргә һәм гарипләргә фитыр сәдакасы бирә. Мәчеткә Гает намазын укырга бару алдыннан һәр мөэмин-мөселман чистарынып, пакъләнеп госел коена һәм чиста, бәйрәм киемнәре киеп, мәчеткә юнәлә. Анда мәҗбүри укыла торган җәмәгать намазы укыйлар. Шулай ук өйләрдә бу көнне бәйрәмнәр ясала: аш табыны корыла, кунаклар һәм күршеләр, дуслар сыйлана. Бу дөньядан киткән әрвахлар һәм шәхитләр өчен дога кылына.

Сугыш афәтләреннән сакласын!

25 ноябрьдә узачак Ураза гаете (Гайдел-Фитыр) уңаеннан Татарстан мөселманнары юлбашчысы Госман хәзрәт Исхакый кардәшләрне, милләттәшләрне, ватандашларны бәйрәм белән кайнар котлады. Бүген Кувейтта сәяхәттә булган мөфти Казанга бәйрәм вакытында катйтып җитәргә өметләнә.

"Мөкатдәс Рамазан ае" тәмамлануы уңаеннан ул: "Ел буе көткән уразаларыбызны тоттык, иртәнге фазыйләтле сәгатьләрдә сәхәр ашадык, мул табыннарда ифтар кылдык, бер-беребезгә мәрхәмәтле булдык", - ди. Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый бу айда күпләр беренче тапкыр ураза тоткан, намазга басканнар да бар дип саный. Кешеләрне дуслаштырып, аларның социаль хәленә карамыйча, бергә тезеп, мәчетләр тәравих намазларын да оештырган. Күп гаиләләрдә, зур шәһәр мәчетләрендә мохтаҗлар һәм дуслар өчен ифтар мәҗлесләре дә үткәрелгән.

"Кемнең Рамазан аенда уразасы кабул кылыныр, ул кеше анадан туган бала кебек гөнаһсыз калыр", - ди хәдисендә Мөхәммәд пәйгамбәребез саләллаһу вә салләм дә. Әнә шундый дулкынландыргыч вакыт килеп җитә.

Рамазан аен йомгаклап, безгә шулай ук фитыр сәдакасын бирергә дә кирәк булачак. Аны соңгы Рамазан төнендә: 24 ноябрь кичендә я 25 ноябрьдә гает намазына кадәр бирәчәкләр. Кешеләр аны, гадәттә, мәчеткә, шәкертләр өчен дип китерә.

Мөфти шулай ук якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан "ил-көннәребезгә хәерле иминлекләр, тынычлыклар, телләребезгә йомшаклык, күңелләребезгә пакьлек, иманнарыбызга ныклык" тели. Татарстан мөселманнары авыруларга да "хәерле шифалар, сәламәтлек" теләп кала. Әйе, саулык - иң кирәкле нәрсә.

Котлауда "балаларга да шәфкатьлелек, ә әти-әниләренә исә сабырлык" теләнә. Шулайдыр шул, әти-әниләргә бүгенге көндә сабырлык күп кирәк. Йөрәк парәләрен һәр чатта бозыклык, азгынлык, шайтан сагалый бит. Тик әле аларның исәнлеген дә сакларга кирәк була. Мөфти Татарстан мөселманнары исеменнән: "Сугыш афәтләреннән, ачлык һәм бала хәсрәтләреннән Раббым үзе сакласын", - дип аерым ассызыклый.

Сорагыз!

Бу һәм сезне кызыксындырган башка сорауларга сез 24 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтән башлап турыдан-туры җавап ала алырсыз. Шулай ук билгеле булганча, РФ Ислам Конфренциясе Оешмасына керергә теләк белдерде. Быел хатын-кызларга яулык белән паспортка фотога төшәргә дә рөхсәт ителде. Бу вәзгыятне мөфти Госман хәзрәт Исхакый: "Россиядә мөселманнарга йөз белән борылу", - дип атый. Шулай ук ул ил картларының, хәләл хезмәт кылучыларның догасы да кыйммәт бәядә йөрүен искәртә. "Кылган догалар, биргән гөшерләр бәрәкәтендә Татарстан мул уңыш җыеп килә", - дип саный ул.

Сорауларны шулай ук 00-7-(8432)-924484, 929819 телефоны аша яисә 924484 факсы аша да бирә аласыз. Рәхим итегез!

Гамил Гыйбадуллин

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.