русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Казаннан китүче хаҗиләр имин булачак.

20.11.2003

РФда бердәнбер Медицина иминияте гарантиясен биреп хаҗиләрне юлга җибәрүче "Идел-Хаҗ" гына икән. Алар инде китүче төркемне туплап бетереп киләләр.

"Идел-Хаҗ" проекты директоры Фәридә Гатауллина искәртүенә караганда, алар сәяхәтчеләргә гарантия бирергә теләп һәрберсенә медицина страховкасын тапшырачаклар. "Чит җирдә кайчакны элеккеге чирләр ялкынсынып ала, климатка килешеп бетә алмаучылар да була. Шундый очракта иминият ярдәм итә дә инде", - дип сөйли Фәридә ханым. Ихтимал шул сәбәпледер, Казаннан китеп Мәккәдә чирләп җан бирүчеләр әле күренгәне юк. Гәрчә андый Изге җирдәге үлем куркыныч саналмаса да, "Идел-Хаҗ" үз сәяхәтчеләренең кире Казанга исән-имин кайтуын тәэмин итүне кулайрак күрә. Шул максаттан хаҗиләргә махсус вакциналар да ясалачак.

Моны раслап Аяз хәзрәт Миңгали дә сөйли. Шушы көннәрдә генә Согуд Гарәбстаныннан кайткан хәзрәт "Идел-Хаҗ" җитәкчесе булып эшли. Ул булганда, Мәккәдә җил һәм давыл кузгалган, су басулар булган. Сәфәрчеләр арасында һәлак булучылар да булган. Тик Казаннан китүче Гомрә сәфәрен үтәүчеләр һәммәсе дә таза-сау һәм уңышлы формада гыйбадәт кылып йөри, ди.

Гамил Гыйбадуллин


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.