русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

18.11.2003

Мәчетләрдә ни гаеп?

Россиядә мөселманнарга һаман да тыныч яшәргә бирмиләр. Әле Иркутск өлкәсе Братск шәһәрендә мөселманнар гыйбадәтханәсе яндырылды. Бу турыда Ислам.ру сайтына Иркутскиның Үзәкләштерелгән өлкә мөселман оешмасы рәисе, шәһәр Җәмигъ мәчете имамы Фәрид Мингалеев хәбәр итте.

Янгын нәтиҗәсендә мәчет манарасы, диварлар, бинаның эчке бизәлеше зыян күрде. Ә бит мәчет Братск каласы мөселманнары көче белән салынды.

Әлеге вакыйга Фәрид Мингалеевны өлкәнең киң җәмәгатьчелек белән элемтәләр Комитеты рәисе Александр Васильев һәм дини оешмалар белән элемтәләр бүлеге мөдире Алексей Мишин белән очрашырга мәҗбүр итте. Өлкә хакимияте вәкилләре мөселманнарга әлеге проблеманы чишүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Әмма хакимиятләр бу вакыйгага ничектер салкын карады, янгын сәбәпчесе дә табылмады.

Әйтергә кирәк, бу - Иркутск каласында мөселманнарны эзәрлекләүнең беренче очрагы гына түгел. Моңа кадәр дә өлкәнең Усолье каласында мәчет яндырылган иде. Ә Иркутскиның үзендә мәчет утка тотылды.

Камилә Габдрахман

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.