русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

17.11.2003

Ак Бүре мәдрәсәгә ярдәмгә килгән.

Яңа Чишмә районында татарларның эпик символы, коткаручысы булып саналучы Ак Бүре исемен йөртүче авылдагы "Нургаяз" мәчете имам-хатыйбы Гарифулла хәзрәт Татарстан диния нәзарәтенә ун мең сум күләмендә ярдәм җибәрүләрен хәбәр итә. "Барлык мәхәллә белән җыйдык", - ди ул мөфти Госман хәзрәт Исхакыйга язган хатында.

Татарстан мөфтиятенең Үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһанша исә ул ярдәмне "Госмания" мәдрәсәсенә җибәрәчәкләрен искәртә. "Госмания" Казандагы бердәнбер дини балалар мәктбе. Анда уку дәүләти стандартларга туры килә. Нәни балалар шул ук вакытта намаз укый, ураза тота. Ак Бүре халкы ярдәме исә мәктәптә җиһазлар алырга тотылыр дип көтелә.

Гамил Гыйбадуллин

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.