русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

17.11.2003

Мәккәдә тагын ике татарстанлы бар.

Мәккәдә тагын ике татарстанлы барСогуд Гарәбстанында Мәккә шәһәрен су басу турында хәбәр иткән идек. Моны бүген Согуд Гарәбстаныннан кайткан Аяз хәзрәт Миңгали да раслый: "Су чиләкләп коя". "Әмма безнең сәфәрчеләр барысы да исән-имин. Безнекеләр шәһәр үзәгендәге күпкатлы кунакханәдә кала. Тик урамга чыгып булмый", - дип искәртә "Идел-Хаҗ" проекты җитәкчесе.

Рамазан ае башында кече Хаҗ сәфәрен кылырга Казаннан бер өлкән яшьтәге ханым киткән булган. Кичә аңа Чаллы шәһәреннән тагын ике кеше өстәлгән. Алар Кадер кичен Изге җирдә уздырырга уйлый.

Шул ук вакытта көчле су басулар, яңгырлар астында калып Мәккәдә 12 кеше һәлак булуын "Росбалт" хәбәр итә. Алар арасында алты бала да бар. Хастаханәләрдә яралы һәм зыян күрүче илле кеше барлыгы ачыкланган.

Ә "France Presse" беренче чиратта Гарәбстанның Көнбатыш өлкәләре зыян күрүен искәрткән. Кайбер урыннарда су алты метр биеклеккә күтәрелүе әйтелә. Мондый гарасат Мәккәдә соңгы 20 елда беренче тапкыр күзәтелә. Күп йортлар су астында калган. Коткару эшендә боралаклар кулланыла.

Бүгенге көндә Мәккәдә бер миллион кеше Гомрә хаҗын кыла. Татарстанан да алты кеше шунда Рамазан аен уздырырга тиеш иде. Тик соңыннан анда бер генә кешенең китәргә өлгерүе билгеле булды. Ә соңгы көннәрдә аңарга тагын ике кеше өстәлүенә гаҗәпләнмәгез. Аеруча Рамазан бәйрәме алдындагы ике атнада, Кадер кичләренә туры китереп Мәккәгә әле тагын ике миллион ярым кеше килә икән. Чаллыдан киткән ике ханым да шул санга керә. "Алар өчен мондый бәла-каза бәла булып саналмый. Хаҗ сәфәрендә килгән сынаулар бик хәерле әйбер санала. Аеруча Рамазан аен анда уздыру зур бәхет булып тора", - ди Аяз хәзрәт Миңгали.

Гамил Гыйбадуллин

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.