русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

04.11.2003

Самара татарларының рухи җитәкчесе.

Самарада өлкә мөфтие Вагиз хәзрәт Яруллинның имам вазифаларын үз өстенә алуына 20 ел тулу уңаеннан тантаналы мәҗлес булды. 1980 еллар башында, милләтләрне бетерү, динне корыту эшләре дәүләт сәясәте булып торганда, мондый эшкә алыну үзе бер батырлык. Һәр вәгазең генә түгел, табында әйтелгән сүзләреә дә «тиешле урыннарда»җиткерелеп торган шартларда да Вагиз хәзрәт халкыбызга иманны күтәрү өстендә армый-талмый эшли. 1983 елда бөтен Россия буенча 90 мәхәллә булса, шуларның унысы - Самара өлкәсендә булган. Хәзер дә Вагиз хәзрәт карамагында гына 90 мәхәллә.

Вагиз Яруллин рәсми рәвештә Тәлгәт Таҗетдин тарафдары булып санала. Ләкин бу аңа чын мәгънәсендә динебезгә, халкыбызга хезмәт итүдә комачаулый алмый. Моңа Вагиз Яруллин сабыр, акыллы, халык педагогикасын тирәнтен үзләштергән шәхес, чын татар ирләредәй максатчыл кеше булуы да ярдәм итәдер. Ул чит илләрдә дин өйрәнеп кайткан яки урта мәктәптән соң мәдрәсәләрдә дин тәгълимәтен өйрәнгән яшь дин әһеле түгел, ә мулла малае Вагизгә Ислам дине ана сөте белән иңдерелгән.

49 яшлек корыч коючының имам булуына ике ел да узмый, ул мәчет бинасын манара итә. Район башкарма комитеты түрәсе аны җимерергә әмер бирә. Ләкин манараның йарымае әле дә халыкка нур сибә. 1986 елда беренче мәртәбә хаҗга бару оештырыла. Анда барган 4 кешенең берсе - Вагиз Яруллин. Ул 61 яшендә мөфти итеп билгеләнә. Аның җитәкчелегендә Самараның иң матур җирендә Җәмигъ мәчет төзелә, ике катлы бинада мәдрәсә эшли башлый.

Тантанада чыгыш ясаган шәһәр мэры Георгий Лимански татарларга тирән ихтирамы серләрен ачты. Баксаң, ул Әзәрбайҗанда офиөер гайләсендә туып үскән, кендек әбие дә Шәфика исемле татар хатыны булган икән.

Ульяновски, Әминә Сәләева
«Татар дөньясы»

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.