русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

04.11.2003

Каунас мәчетендә «ачык ишекләр» көне.

«Letuvos totoryay»Күптән түгел Каунас мәчетендә Рамазан ае башлану уңаеннан «ачык ишекләр» көне үтте. Мәчеткә килүчеләргә Ислам дине йолалары, ураза тоту тәртибе турында аңлатмалар бирелде. Теләгән кешеләргә литва, рус, инглиз һәм гәрәп телләрендә Ислам әдәбияты һәм аларга кушымта итеп «Islamo spindulis» («Ислам нуры») газетасы таратылды. Бу газетаны бу елның август аеннан башлап Каунаста укучы гәрәп илләре студентлары бастырып чыгара.

Билгеле инде, килгән мөселман кардәшләребез Литва татар җәмгыяте берлеге нәшер иткән «Letuvos totoryay» («Литва татарлары») газетасы белән дәкызыксындылар.

Галим Ситдиков, Каунас
«Татар дөньясы»

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.