русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Саба районы Рамазанга әзерләнә.

28.10.2003

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Саба районы мөхтәсибәте башланып киткән Изге ай уңаеннан "Хуш киләсең Рамазан" исемле буклетлар әзерләп тарата.

Бу айда аеруча кирәк саналучы "Рамазан ае календаре" да шушы буклетка кертелгән. Анда сәхәр ашау һәм авыз ачу вакытлары да күрсәтелгән.

Шулай ук Сабада басылган буклетта Уразаның шартлары, аны бозучы гамәлләр, ният кылу, догалары һәм кадер кичәсе турында да мәгълүмат бар. Бу язмаларны кем бастыруы турында исә: "Аллаһының рәхмәте һәм бик яхшы кешеләрнең ярдәме белән эшләнде", - дип кенә искәртелгән.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.