русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Рамазан ае хөкемнәре.

29.10.2003

Хөкемнәр, ягъни киңәшләр турында Татарстан Диния нәзарәтенең чираттагы пленумында Баш мөхтәсиб, төньяк төбәге казые Җәлил хәзрәт Фазлый чыгыш ясаган иде. Аны тыңлап мөфти Госман хәзрәт Исхакый, мөхтәсибләр тәкъдимнәрен раслады. Бу киңәшләр хат формасында мәхәлләләргә дә җибәрелә.

Баш мөхтәсиб Җәлил хәзрәт ФазлыйАй ничек башлана?

2003 елның 26 октябрендә беренче тәравих намазын Казанда 18 сәгать 16 минутта укып мөселманнар Рамазан аена керә. Уразаны 27 октябрь көнне тота башлыйлар.

"Рамазан аенда ястү һәм тәравих намазларын, кешеләр килеп өлгерерлек булсын өчен, кояш батканнан соң ике сәгать узгач укуны тәкъдим итәр идек", - дип хәбәр итә Пленумда сөйләгәннәргә таянып мөфтиятнең матбугат үзәге. Тәравих намазы күпсанлы рәкәгатьләр белән аерыла. "Алар санын мәхәллә һәм имам үзе билгели. Тәравих намазы, гадәттә, егерме рәкәгать укыла. Әмма кем ашыкса яисә арыса, сигез рәкәгать тә укый ала".

Әйтик, 27 октябрьдә Казанда кояш 6 сәгать 38 минутта чыга һәм 16 сәгать 16 минутта бата. Димәк, иртәнге аш - сәхәрне 4 сәгать 38 минутта тәмамларга тәкъдим ителә. Ә 5 сәгать 8 минутта иртәнге намазның вакыты керә. Гомумән, сәхәр ашау, авыз ачу вакытлары газеталарда басыла.

Кичләр киче - Кадер кич

Бу кичәдә Корьән иңә башлаган дип уйланыла. Аның төгәл көне билгеле түгел. "Кадер кичәсе дип 22 ноябрь көненә ниятләрбез, Аллаһы теләсә", - дип искәртә Баш казый Габделхак хәзрәт Самат.

Баш казый Габделхак хәзрәт СаматЗәкәт (зәкят) - нәрсә соң ул?

Кешенең капиталыннан һәм зиннәтеннән зәкәт түләнә. Ул байлык алтын бәясенә күчерелеп белән исәпләнелә. "Бер грамм алтын 358 сум. 20 мискал алтын: 358 х 84 = 30 072, ягъни якынча 30000. Бу "нисаб", ягъни ким дигәндәге зиннәт күләме. Шул күләмнең 2,5 проценты зәкәт итеп бирелә. 30000 : 40 = 750 сум. "Димәк 30000 һәм аннан артык малы булып ел әйләнәсендә чыгымга катнашмаган булса шул суммадан кырыктан бер өлешен зәкят итеп ниятләп бирергә тиешбез", - дип искәртә Баш мөхтәсиб Җәлил хәзрәт Фазлый.

Гает алдыннан бирелүче фитыр (фитра) садакасы

Фитыр сәдакасы Рамазан ае тәмамланганда бирелә. Әмма кешеләр ай башында ук аның бәясен белергә тели. Алар өчен нәзарәт бер ай алдан исәпләп тә куйган инде. "Һәр елдагы тәртип буенча уртача ике килограмм бодай яки шуның суммасы бирелә. Төгәлрәк әйтсәк, 1600 г бодай, 3 кг арпа, 1600 г хөрмә, 4 кг йөзем бирү каралган". Ә бодай онының бер килосы 10 сум чамасы тора. Тик быел да сәдака күләме үзгәртелмәгән. "Без кимендә 10 сум бирергә тәкъдим итәбез. Мөмкинлеге булган кешеләр йөзем, хөрмә хисабыннан да түли ала", - дип яза матбугат үзәге. "10 сум түли алмаучы фәкыйрь кешедән фитыр садакасы бирү бурычы төшә", - дип искәрткән булган Җәлил хәзрәт. 10 сум бирә алмаучылар арада аздыр. Ә менә йөзем я хөрмә бәясеннән исәпләп 50 - 100 сум күләмендә бирә алучылар Казанда күп булмас кебек. Ә менә Мәскәүдә һәр елдагыча фитыр күләме Казанныкыннан күбрәк итеп куелыр дип көтелә. Анда хезмәт хаклары да зуррак, димәк, сәдаканы да күбрәк бирә алалар. Фитыр мохтаҗларга тәкъдим ителә. Аны мәчет ишек төпләрендә дежурлык итүче бай "хәерче"ләргә бирү кирәкме икән, монысына җавап юк. Билгеле булганча, дин бер сынык икмәге калмаганнарга гына хәер сорашырга рөхсәт итә. Тик мохтаҗлар бар, һәм алар һәрберебезнең күршесендә үк яшәргә мөмкин.

"Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: «Гает фитр көнендә мескеннәрне фитыр сәдакасы соранудан коткарыгыз».

Пәйгамбәребез с.г.в. янә әйткән: «Өч нәрсәне өч нәрсә белән күтәрелә», ягъни кабул ителә:

1. Намаз - зәкят бирү белән кабул ителә. Чөнки бер хәдистә әйтелгән: «Зәкят бирмәгән кешенең намазы кабул булмас».

2. Догалар - Мөхәммәд галәйһиссәләмгә салават уку белән кабул була. Чөнки бер хәдистә: «Миңа салават әйтелгәнчегә кадәр дога кабул булмас», - диелгән.

3. Ураза - фитыр сәдакасы бирмичә кабул булмас.

Әгәр бер кеше фитыр сәдакасын бирсә, ул кешегә түбәндәге бүләкләр була:

Гөнаһлары юыла (пакьләнә), уттан (җәһәннәмнән) азат була, уразасы кабул була, җәннәткә керергә лаеклы була, Аллаһы Тәгалә ул бәндәнең шул елдагы изгелекләрен кабул кыла, Сираттан яшен тизлеге белән үтә, Мизанда изгелеге авыр килә, уразасы кабул булмыйча кире кайтарылмый, исеме явызлар исемлегендә булса, сызып ташлана.

Фитыр сәдакасын үз вакытында бирми калу белән аның вәҗеплеге бетми (соңыннан булса да бирелергә тиеш). Фитыр сәдакасы үз исеменнән, яшь баласы исеменнән, хәтта гает көнендә генә булса да Исламны кабул итүче кешедән һәм гает көнне туган баладан да бире-лергә тиеш.

Балигъ булган баласы һәм хатыны исеменнән бирү вәҗеп түгел. Әмма хөрмәт йөзеннән алар исеменнән дә бирү дөрес", - дип аңлата Баш казый Габделхак хәзрәт Самат.

Ураза тота алмаучы нишли?

Ураза тота алмаучы бик нык картларга, тазаруга өметсез сырхауларга (әйтик, ач тору тыелган диабетикларга) «Бәкара» сүрәсенең 174 аяте белән ураза тоту урынына фидия бирү рөхсәт итә. "Шәригатьтә аның бер көнлек күләме бер фәкыйрь туенырлык кадәр итеп күрсәтелә. Ай буе тотмаса, тотылмаган һәр көн өчен фидия бирелә я ул кеше туендырыла". Бу елда бер көнлек фидия күләмен уртача 50 сум итеп тәкъдим иткәннәр. Әмма Казан шәһәре үзәгендәге кафеларда бер тәүлеклек ашларның бәясе ким дигәндә 100 сумнан артып китәчәк. Бәлки ерак авылларда бәрәңге боламыгы ашап һәм икмәк белән чәй эчеп, берничә дистә сумга да тукланып була торгандыр да әле. Шуның өчен 50 сум уртача сумма буларак тәкъдим ителгән.

"Күләме мөһим түгел, күңелдән булганы мөһим"

Сәдака турында сүз чыкса, без гадәттә шулай дияргә яратабыз. Әмма бу очракта Бауман урамында хәер сорашып йөргән "профессионал" чегән балаларына биргән кебек кенә бакыр акча атсак, күңелебез разый калыр иде микән соң? Соңыннан: "Бәлки аз бирелгәндер?", - дип борчылмас өчен яисә илле тиен биреп кенә бурычны үтәгән кебек үз-үзеңне алдап йөрмәс өчен хәзрәтләр төгәлрәк сан күрсәтә. Аларга колак салу исә бүгенге вөҗдан иреге чорында һәркемнең шәхси эше булып кала.


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.