русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

27.10.2003

Муллалар Шәймиевтән разый.

Татарстан мөселманнары лидеры Госман хәзрәт Исхакый: "Илдәге тынычлыкта һәм бәрәкәттә Минтимер Шәймиевның өлеше бик зур. Аның җитәкчелегендә үскән Татарстаныбызны бар җирдә, Россиянең һәр төбәгендә, хәтта чит илләрдә дә үрнәк итеп күрәләр", - диде Intertat.ru хәбәрчесенә.

РФ һәм Татарстан халкына яхшы таныш булган сәясәтче, җитәкче, Илбашы, еш кына мөселманнарның юлбашчысы да итеп кабул ителә. Бу нисбәттән муллалар берара Шәймиевкә "хәлиф" булырга да тәкъдим иткән иде. Ягъни Татарстан өчен генә түгел, Россия татарлары һәм мөселман халыклары өчен дә Шәймиев алыштыргысыз авторитет булып тора.

Минтимер Шәймиев Рамазан ае башлану уңаеннан Татарстандагы мөселман дине әһелләре белән очрашып сөйләште. Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый һәм нәзарәтнең Пленумы белән рәсми булмаган очрашуда дини мәхәлләләр үсеше, җәмгыятьтә рухи вәзгыять турында сөйләшенде.

"Ике сәгатьлек очрашуда Президентыбыз динчеләрнең зарларын тыңлады, проблемаларга колак салды, хәл итү мөмкинлекләрен өйрәнәчәген сөйләде. Ул узган чорда Диния нәзарәтенең эшчәнлеген дә уңай бәяләп узды", - дип сөйли мөфти Госман хәзрәт Исхакый. "Без Республикада, Россиядә һәм дөньядагы Ислам дине торышы турында сөйләштек. Диннең җәмгыятьтәге уңай процессларда катнашу мөмкинлеген аңлаштык. Хөкүмәт хуҗаларының дингә булган хөрмәт хисләрен белдек. Президентыбыз акыллы һәм хикмәтле сәясәте белән күпмилләтле һәм күпдинле җәмгыять кысаларында бар диннәрне дә хөрмәт итеп идарә итә. Бу вәзгыять Ислам диненә дә зур мөмкинлекләр бирә, аның үсеше өчен дә ишекне киң итеп ача", - дип саный Госман хәзрәт.

Хәбәр ителгәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Ислам Конференциясенә күзәтүче сыйфатында керүне яклап чыккан иде. Болар барысы да Россия күләмендә Ислам диненә карашның уңай якка үзгәрүен күрсәтә, дип ассызыклый Госман хәзрәт Исхакый. Шулай ук очрашу турында аңлатып мөфти Минтимер Шәймиевнең һәм республика җәмәгатьчелегенең җирле паспорт хезмәтләре һәм судлар каршылыгы булуына карамастан яулыклы ак апаларыбыз, ак әбиләребез, гыйффәт-туташларыбыз мәнфәгатен яклап килүләрен искә төшереп алды. Бу да илдә ислами хисләргә хөрмәт булуын күрсәтә, дип уйланыла. "Бүгенге көндә күп төбәкләрдә җитәкчеләр Шәймиев үрнәгенә иярә башлады. Алар да дин әһелләре белән аралаша, безнең сүзгә колак сала, традицияләрне хөрмәт итә", - дип уйлый Госман хәзрәт Исхакый.

Билгеле булганча бер атна элек мөфти Татарстан исеменнән Чечня Президенты Әхмәт Кадыйровның вәкаләт алу тантанасында катнашып кайткан иде. Бу уңайдан Госман хәзрәт: "Аллаһы Тәгалә чеченнарга катлаулы язмыш биргән. Аларга Ходай сабырлык һәм ярдәм бирсен. Яңа президентларга да дәрт-дәрман, куәт, хикмәт бирсен, дип кайттым. Үзебезнең Президентыбыз һәм җитәкчеләрнең, халкыбызның бердәм булып яшәвенә шөкеранә кылам. Тынычлыктан да, балалар исәнлегеннән дә күңелле нәрсә юк. Раббыбыз ачлыктан саклый, Аллаһыга шөкер. Мин Чечняга да шуны телим", - ди.

"Илбашыбыз да безнең кебек үк киләчәктә Казан үзенең мөселманнарның рухи һәм фәнни, мәдәни бер үзәге вазыйфасын кайтарыр дип уйлый. Ул Кол Шәриф мәчете ачылгач, мондагы дини уку йортлары дәрәҗәсе тагын да күтәрелгәч, Казанның дәрәҗәсе тагын да артыр дип саный. Өметләр зур. Казан тарихи дәвамчанлыкка тугры калып, Бөтенроссия мөселманнары мәркәзенә әверелә ала", - дип сөйли Госман хәзрәт Исхакый. Татарстан Президенты шулай ук аякка басып килүче, яңа факультетлар ачучы Россия Ислам Университеты турында да аерым тукталып узган. "Минтимер Шәймиев бу нисбәттән вице-премьер Зилә Вәлиева белән очрашып сөйләшкән булган. Зилә ханымның бүгенге көндә университетта Попечительлар Шурасы рәисе итеп сайлануы да, хөкүмәтнең дини даирәләргә ихтирамын күрсәтә."

Очрашуда динчеләр мәхәлләләрдә аларны борчыган төп мәсьәләләр: коммуналь хезмәтләрне түләүдәге кыйбатчылыкка шикаять иткәннәр. Чаллы төбәге мөхтәсибе, Әлфәс хәзрәт Гайфуллин шул турыда искәртә. Билгеле булганча, Чаллы - мөселманнар шактый яшәүче шәһәр. Аны мәчетләр карамагында булган җирләргә җир налогы күп булуы да борчый. "Моны федераль хөкүмәт карый. Тик барыбер без Илбашыннан бу мәсьәләдә ярдәм итү мөмкинлекләрен өйрәнүен сорадык", - ди ул.

Мөфтинең беренче урынбасары, Россиянең иң көчле дини нәшриятларының берсе "Иман" җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб та: "Шәймиевнең үрнәге үзе үк мөселманнарга берләшергә сәбәп була алды. Хәтерләсәгез әле 5-6 ел элек кенә Татарстанда өч мөфтият эшли һәм алар үзара бәхәсләшеп җәмәгатьчелектә ризасызлык тудыра иде. Әмма без берләшә алдык һәм моның нәтиҗәләре күз алдында. Минтимер Шәймиев идарәсе вакытында Татарстанда меңнән артык мәчет ачылды. Һәм аларның әле киләчәктә дә ачылуы көтелә. Революциягә һәм сталинизмга кадәр булган мәчетләр саны бүгегедән берничә мәртәбә күп иде. Әмма булганын да дөрес кулланырга, яшьләр белән эшләргә кирәк. Президент белән очрашу, дини даирәләрнең дә, җитәкчеләрнең дә уртак проблемалары булуын күрсәтте, без беренче чиратта киләчәк буынны наркомания, җинаятьчелек кебек юллардан йолып калырга бурычлы", - дип саный.

Татарстанда баручы дини процесслар буенча белгеч, сәяси фәннәр докторы, "Мир Ислама" журналы баш мөхәррире Рафыйк Мөхәммәтшин соңгы елларда Татарстан Президенты үзаңында мөселман диненә карата булган хисләр артуын сизә.

"Элек ул үзен диннән читтә тота иде. Әмма берничә ел элек "Мусульмане" журналы аша Минтимер Шәймиев дини кеше булуын раслады. Бу аның имиджын мөселман кешеләре каршында тагын да күркәм итте. Тик без күпмилләтле дәүләттә яшибез, шуңа күрә Президент бер динне генә яклый алмый. Аңарга ким дигәндә традицион диннәргә бертөрле ихтирам күрсәтергә туры килә. Ләкин бүген узган очрашу барыбер дәүләтнең диалог өчен ачык булуын, аның диннәр белән аеруча рухи тәрбиядәге тәҗрибәне кулланып хезмәттәшлек итәргә мөмкин булуын аңлата", - ди.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.