русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

27.10.2003

Шәймиев Рамазан ае белән котлады.

Бүген, 25 октябрьдә Минтимер Шәймиев Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә мөфти Госман хәзрәт Исхакый һәм мөфтият Президиумы әгъзалары белән очрашып сөйләште. Сүз бөрсекөннән башланып китәчәк Рамазан - Ураза ае, республикадагы мөселман җәмгыятьләренең тормышы, Россиянең Ислам конференциясе оешмасы эшендә катнашуы хакында барды.

Иң башта Минтимер Шәймиев дини лидерлардан Рамазан ае уңаеннан республика мөселманнарына тәбрикләүләрен җиткерүне үтенде. Ураза тоту - мөселманнарның рухи яктан чистарыну, пакъләнү, иманнарын ныгыту вакыты. Бүгенге көнебез катлаулы чорда үтә. Шуңа күрә бердәмлек, җәмгыяви татулык саклау бик мөһим. Моны барыбыз да яхшы аңлый. Президент та горурлык белән: "Тынычлыкны саклый алдык", - дип ассызыклады.

Чыннан да, 1992 елда берничә мөселман җәмгыяте корылтаенда төзелгән республика мөселманнары Диния нәзарәте барлык мәхәлләләрне дә үзе янына туплый алды. Һәм 1998 елда үткән берләшү корылтаенда республиканың бар мөселманнарын да туплаган Диния нәзарәте эшли башлады. Аның рәисе итеп Госман хәзрәт Исхакый сайланды. Ә 2002 елда үткән республика мөселманнарының икенче съезды эшнең сайланган юнәлешен дөрес булуын раслады. Бүгенге көндә республиканың юстиция министрлыгында меңгә якын мәхәллә теркәлгән, 45 мөхтәсибат, 7 казыят эшли. Дини белем системасы төзелде һәм уңышлы эшләп килә. Мәсәлән, Россия Ислам университеты, "Мөхәммәдия", "Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы" исемендәге мәдрәсәләр абруе республикада гына түгел, ил күләм дә ел саен арта.

Очрашудан соң журналистлар ялда булган Президентка сораулар бирмичә булдыра алмадылар. Әлбәттә, "Бердәм Россия" фиркасенең иң абруйлы лидерларының берсе булып саналган Минтимер Шәймиевнең Диния нәзарәтенә килүенең партия сәясәте ятмыймы икән дигән сорау борчыды. Бәлки, бүгенге очрашу иң көчле һәм зур сәяси әһәмияткә ия булган "Бердәм Россия"нең мөселманнар мәнфәгатенә йөз белән борылуын аңлатадыр? Минтимер Шәймиев, бу сорауга җавап бирү законны бозу булыр иде дип бәяләде, әмма сорауда ук җавап ятканына ишарәләде.

Россиянең Ислам конференциясе оешмасы эшенә катнашу, Минтимер Шәймиев фикеренчә, ике якка да файдалы. Мондый хезмәттәшлектән Россия, илдәге мөселманнар да, Ислам дөньясы да отачак кына. Төрле диндәге, төрле фикердәге кешеләрнең тынычлык юлында мөнәсәбәтләрен төзү һәр якка да файдалы, моны ачыктан-ачык Татарстандагы конфессияара татулык мисалы күрсәтә. Республикадагы мөселманнарның хәленә килгәндә, М.Шәймиев аны уңай бәяли, алга таба да хакимият һәм дин тотучылар арасында аңлашып, киңәшеп эшләү булачагына шикләнмәвен белдерде.

Диния нәзарәтендәге очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Министрлар Кабинеты каршындагы Диннәр эше буенча Совет рәисе Ренат Нәбиев, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.

intertat.ru

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.