русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

21.10.2003

Малайзия хезмәттәшлеккә омтыла.

Россиянең рәсми делегациясе составында Малайзиядән кайткан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар өчен брифинг уздырды. Дәүләт делегациясе составында булуга Фәрит Мөхәммәтшин югары бәя бирде. Бу делегациягә РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелек итте һәм ул Ислам конференциясе оешмасының Малайзиядә узган унынчы утырышы эшендә катнашты. РФнең кайбер субъектлары (Кабарда - Балкар, Башкортстан, Чечня Республикасы) башлыклары кергән делегация составында ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә булырга тиеш иде. Шушы вакытта ялда булганлыктан, ул үз урынына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны тәкъдим итте.

Үзенең чыгышында РФ Президенты Владимир Путин - ә бу чыгыш ике тапкыр алкышлар белән бүленде - Россиянең Евразия дәүләте булуын һәм Көнбатыш белән дә, Көнчыгыш белән дә тышкы сәясәтне РФдә яшәүче 20 миллионнан артык мөселманның да мәнфәгатьләрен исәпкә алып үткәрүен белдерде. Без шушы Ислам иҗтимагый оешмасында катнашырга, һәрхәлдә, күзәтүче сыйфатында катнашырга теләр идек, диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин бәяләмәсе буенча, тулаем Россия делегациясе РФ Президентының шундый төрле тармаклы сәясәтен хуплый. Без аны Россия һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары белән булган күпсанлы әңгәмәләребездә бердәм якладык, диде Ф.Мөхәммәтшин. Уйланылган шушы сәясәт дәүләтебезнең абруен нык күтәрер, аның икътисады сәяси тотрыклы булуына булышлык итәр, дип саныйбыз.

Журналистлар гомуми сүзләр белән генә канәгатьләнә торган кешеләр түгел. Әмма, Татарстанның шушы конференция эшендә катнашуы нинди файда бирер, дигән конкрет сорау, мөгаен, иртәрәк бирелгәндер. Без Ислам конференциясе оешмасында катнашудан хәзер үк ниндидер файда алу бурычын куймыйбыз, дип җавап бирде Ф.Мөхәммәтшин. Ә менә сәяси бәйләнешләрнең киңәя баруы (бу оешмага 57 ил керә), Ислам банкын файдалану мөмкинлекләре һәм башка мөмкинлекләр турында әйтергә була. Безне исә хәзергә актив рәвештә үсә баручы Малайзиянең тәҗрибәсе кызыксындыра. Анда менә дигән офислар, бик яхшы банклар бар. Бу илгә инвестицияләр күп килә. Малайзия елга 12 миллион тонна нефть чыгара, әмма аның икътисады шушы тармактан гына туена дигән сүз түгел бу. Ил компьютер чипларын җитештерү исәбенә яши. Ул бу чипларны АКШка 82 миллиардтан артык долларга сата. Шушы ислам илендә товар әйләнеше бик зур һәм анда зур программалар гамәлгә ашырыла.

Ислам конференциясе оешмасы белән безнең турыдан-туры килешүләр һәм бәйләнешләр юк, әмма Татарстанның кайбер товар җитештерүчеләре шушы оешмага керүче илләр белән эш итә. Болар - Казан вертолет заводы, "КамАЗ", нефть химиясенең кайбер предприятиеләре. Россиянең аның эшендә катнашуы безнең алда яңа мөмкинлекләр ача. Бу процесста безнең активлыгыбыз да кирәк булачак.

Әйтергә кирәк, Татарстан кебек үк Малайзия дә - күп милләтле, күп динле ил. Халыкның 70 процентын җирле халык тәшкил итә, анда кытайлар да күп.

Әйтергә кирәк, мөгаен, укучыларның күбесенә мәгълүмдер - ИКО утырышында доклад ясаган Малайзия премьер-министры яһүдләргә каршы күп кенә сүзләр әйтте. Россия делегациясенең бу тәгъбирләмәләргә мөнәсәбәте нинди булды соң?

Фәрит Мөхәммәтшин шуны күрсәтеп узды: ихтимал, моңа тәрҗемәнең төгәл ясалмавы сәбәпче булгандыр. Әйе, премьерның нотыгында мөрәҗәгать итүнең "ислам дөньясы дуслары һәм дошманнары" дигән формасы берничә тапкыр кулланылды. Бу, әлбәттә, колакка ятышсыз сүзләр булды.

Дәүләт Советы Рәисе Чечня Президенты Әхмәд Кадыйров белән күзгә-күз сөйләшергә җай табылганлыгын әйтте. Бу мәсьәләдә Әхмәд Кадыйров үзе инициатива күрсәтте. Малайзиядән кайткач, аның вазифага керешү тантанасы булды. Ул, әлбәттә, федераль үзәк белән Чечня Республикасы арасында яңа икътисадый мөнәсәбәтләр урнаштырылырга тиешлеген аңлый һәм кайбер мәсьәләләрдә РФ субъектларының ярдәмен алырга теләр иде. Ф.Мөхәммәтшин аның шундый икътисадый килешүгә ия булу омтылышын яклады. Бу килешү җимерелгән һәм бомбага тотылган барлык объектларны, шул исәптән нефть объектларын, торгызуда федераль үзәкне республика халкына интенсив ярдәм күрсәтүгә этәрсен.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.