русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

15.10.2003

Мөфти: "Мул уңыш өчен игенчегә һәм Ходайга рәхмәт" .

Госман хәзрәт ИсхакыйЯкынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан татар мөселманнары лидеры Госман хәзрәт Исхакый үз мөрәҗәгатен белдерергә җыена.

Ике Рамазан арасында узган ел турында сөйләп мөфти аеруча авыл хезмәтчәннәре хезмәтен уңай бәяләп уза. "Кылган догалар, ел да тоткан уразалар бәрәкәтендә ничә еллар инде илебезгә, җөмһүриятебезгә муллык, тынычлык иңә. Бу нәрсә мул уңыш җыеп алуда да күренә. Әйтик Рәсәй Федерациясе буенча Татарстан ашлык җыюда беренче урынны алды. Беренчедән, игенчеләребез тырышып эшләде. Икенчедән, догалар, ураза һәм гөшерләребез сәбәпле бәрәкәт килә", - дип саный ул.

Татарстаннның сәясәтен "акыллы һәм сабыр" дип бәяләп Госман хәзрәт Рәсәйдә дә мөселманнар мәнфәгатенә соңгы елда йөз белән борылуларын искәртергә тели: ил Ислам конференциясе оешмасына керергә теләде һәм хатын-кызларга яулык белән фотога төшәргә рөхсәт ителгән.

Ә узган бер елга бәя бирүче Изге ай Рамазан кайчан башлануы иртәгә төгәл билгеле булачак. Ул ай календаре буенча билгеләнә, һәм һәр елны кояш календаре көне буенча ун-унике көнгә "алга күчеп" килә.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.