русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Иртәгә Рамазан "язмышы" хәл ителә.

15.10.2003

Арча район үзәге мәчетеИртәгә Арчада җыелган мөселман дине лидерлары көтеп алынган Изге ай Рамазанны оештыру буенча фикер алышачак һәм карарлар кабул итәчәк. Мөфти Госман хәзрәт Исхакый чыгыш ясаячак очрашуда халык депутаты Туфан Миңнуллин, хакимият башлыгы Алмаз Назыйров та катнаша.

Арча район үзәгендә узачак Татарстан Диния Нәзарәте пленумга җыелган дини лидерлар каршында мөфти Госман хәзрәт Исхакый якынлашып килүче ай турында чыгыш ясаячак. Иң мөһим мәсьәлә - Рамазан ае башлануның көнен билгеләү. Бу ай мөселманнар өчен чистарыну ае гына түгел, гадәттә исәп-хисап бирү, бурычларны кайтара торган вакыт та. Шулай ук Рамазанда мохтаҗларга һәм мәчет-мәдрәсләргә фитыр сәдакасы һәм зәкәт бирелә. Аларның күләмен дә шушы очрашуда казыйлар санап чыгарыр дип көтелә. "Баш казый Габделхак хәзрәт Саматов авырып тору сәбәпле, төп җаваплылылк шушы Арча ягы, ягъни Төньяк төбәк казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка төшәчәк", - дип белдерә нәзарәтнең үзәк идарәсе рәисе Ильяс Җиһанша.

Татарстан районнары мөхтәсибләре һәм төбәк казыйлары, билгеле динчеләр Мәрҗани һәм Курсавилар, иҗат әһелләре Тукай, Бәширов, Ахунов рухын саклаучы районның хакимият башлыгы Алмаз Назыйров белән очрашырга җыена. Пленум эшендә халык депутаты, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин да катнашачак.

Гамил Гыйбадуллин


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.