русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

16.10.2003

Мәскәү укучылары Санкт–Петербургның

Санкт–Петербургның җамигъ мәчетеШушы көннәрдә Мәскәүнең 1189 нчы этнокомпонентлы татар мәктәбе укучылары һәм педагоглары Санкт-Петербургтагы иң зур мәчетне карап кайтты. Шулай ук "Санкт-Петербург белән Ленинград өлкәсендә Исламны, Ислам мәдәниятен һәм мөселман традицияләрен яңарту" дини иҗтимагый фонд вәкилләре белән дә очрашты.

Очрашу вакытында укучылар Ислам белән бик нык кызыксынуларын күрсәтте. Әлеге мәктәп директоры Лемма Гыйрьфанова сүзләренә караганда, балалар төньяк каланың истәлекле тарихи урыннары белән дә танышты. Каникуллар вакытында шундый ук сәяхәтне Казан каласына да оештырмакчылар.

Архив новостей




Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Официальный сайт Духовного управления мусульман Республики Татарстан»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на сайт: http://e-islam.ru



©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.