русский | татарча |

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте

Яңалыклар тасмасы

Фәрит Мөхәммәтшин Малайзиягә китте.

16.10.2003

Кичә Россия Президенты Владимир Путин Ислам Конференциясе Оешмасында катнашучылар - дәүләт җитәкчеләренең өченче очрашуында кунак буларак катнашу өчен Малайзиягә очты.

Россия Федерациясенең рәсми делегациясе составына Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов, Кабарда-Балкар Республикасы Президенты Валерий Коков, Чечен Республикасы Президенты Әхмәт Кадыйров, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар керде.

Агымдагы елда Владимир Путин Малайзиягә инде икенче тапкыр бара. Беренче визиты вакытында ул Россиянең бу мөселман иле исәпләшүен белдергән иде. Чөнки аның территориясендә 20 млн. мөселман яши. Шунда ук президент Россия мөселманнарының иммигрантлар булмавын, ә төп халкы икәнлеген билгеләп үтте. Һәм илебезнең Ислам Конференциясе Оешмасына керергә теләген белдерде. Малайзия бу карарны хуплап каршы алды, әмма оешмага керү өчен мөселман илләренең дә ризалыгы кирәк. Бу мәсьәләне турындагы сөйләшүләрдә Россия делегациясе дә катнашырга җыена.

Гаделия Замани


Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«ТҖ МДН»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tat.e-islam.ru

Все новости раздела





©Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының
  Диния Нәзарәте, 2002
 
Сайт создан в компании
«Экспресс-Интернет», 2002.
Работает под управлением
Express-Web.